Коръән бәйгесе

Бүген Чистай шәһәрендә көтеп алынган чара- Көньяк казыятенең Коръән бәйгесе узды. Бу мөбарәк Корьән бәйрәмендә Аксубай районы мөхтәсибәтеннән шәкерт малай вә кызларыбыз катнаштылар . Ике номинациядә җиңү яуладылар.7-10 яшьлек малайлар арасында 1нче урынны Иске Ибрайдан Махмутов Камил(остазы ,әтисе Муса хәзрәт).10-15 яшьлек малайлар арасында ,ярты җүз номинациясендә 1нче урынны Яңа Ибрайдан Фәизов Айнур(остазлары Вильдан хәзрәт Сөләйманов,Йосыф абый Мортазин)яуладылар . Аллаһ Тәгалә һәрбер катнашкан балалардан ,әти-әни һәм остазларыннан разый булсын!